Серле сандык

Меню сайта
Категории раздела
(NEW) Укучыларым иҗаты [8]
Минем мәкаләләр [2]
Татар теленнән өстәмә материал [7]
Әдәбияттан өстәмә материаллар [5]
Тестлар [1]
Главная » Файлы » Минем мәкаләләр

Татар әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати чараларның роле
11.03.2010, 23:29
Уку – укыту процессымның төп юнәлеше – рус телле укучыларга тел өйрәтү методикасын камилләштерү. Укыту процессына үзгәрешләр кертү максатыннан яңа алымнар кертелә башлады. Заман таләбе кушуы буенча, һәрбер укытучы алдына копьютерда эшләргә өйрәнү бурычы куелды. Әйтергә кирәк, бу алымнарның күбесе уңышлы. Яңа технологияләр һәр укучыга шәхси яктан якын килү, дәрес материалын эчтәлеклерәк һәм кызыклырак итеп, укытуның нәтиҗәлелеген күтәрүне дә күздә тота. Бүген мәктәптә эшләүче укытучыга моның өчен шартлар бар, дип уйлыйм. Мин үзем татар әдәбиятын укытуда яңа алым буларак мәгълүмати чараларны кулланырга тырышам. Бу максаттан мәктәптә компьютер сыйныфы, укытучы өчен куелган компьютерлы (компьютер, проектор, экран) сыйныф бүлмәсе эшли. Минемчә, әдәбият дәресләрен компьютер кулланып уздыруның өстенлекләрен шуннан гыйбарәт: 1.Лексик материалның дөрес язылышын, транскрипциясен, мәгънәсен, сурәтен бирергә мөмкин. Һәрбер рәсем яки язу экранда бирелә, шунлыктан яхшы, ачык, аңлаешлы күренә. 2.Әдәби әсәрнең эчтәлеге буенча сурәтләр, өзекләр бирергә мөмкин. Сурәтләр ачык, төсле, заманча чагылышта, укучыларның игътибарын җәлеп итәрдәй, шунлыктан укучыларда кызыксыну уята. Яңа материалны үзләштерүгә этәргеч туа. 3.Дәрестә вакыттан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге туа. Укытучы аз гына вакыт эчендә күп мәгълүмат бирә ала. 4.Әдәби әсәрләрне өйрәнүдә, тарих, география, җыр, рәсем сәнгате белән бәйләнгән өзекләрне укытучы сөйләп, тәрҗемә итеп кенә бирә алмый. Бу очракта шулар турында сөйләүче фрагментларны компьютер ярдәмендә күсәтергә мөмкинлек туа. 5.Дәресләрдә фәннилек, күрсәтмәлек, аңлаешлылык, активлылык һәм мөстәкыйльлек кебек дидактик принципларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Әммә әлеге технология стандарт методларны тулысынча алыштыра алмый, ә бары тик дәрескә файдалы өстәмә чара булып тора. 6.Укучылар үзләре дә бу чарага битараф түгел: алар теге яки бу тема буенча презентация ясау, тест биремнәре төзү, кызыклы материаллар туплау кебек эшләрне теләп башкаралар. Мин үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү дә­верендә техник һәм дидактик чаралардан файдалану мәсьәләсендә шактый бай тәҗрибә тупладым: 1.Электрон методик әсбап " Татар әдәбияты дәресләрендә куллану өчен презентацион материал.” 2.”Цифровые образовательные технологии” дип исемләнгән брошюрада фәнни мәкалә һәм дәрес эшкәртмәсе. 3.”Мәгариф” журналында "Торсакта без төрле җирләрдә...”дип аталган дәрес эшкәртмәсе. 4."Сөйкемле Сөембикәбез” дигән темага мәгълүмати чаралар кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе "Фән һәм мәктәп” журналында чыгачак. 5."Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати чаралар” дигән темага күрше төбәк һәм шәһәребез укытучылары алдында чыгышлар һәм ачык дәресләр күрсәтү. Якын киләчәктә - барлык тупланган материалны җыеп, "Татар әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати чаралар” дип аталган шәхси методик әсбап чыгару.
Категория: Минем мәкаләләр | Добавил: Энҗе
Просмотров: 4929 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.0/3
Всего комментариев: 0
Вход на сайт

Copyright MyCorp © 2024