Серле сандык

Меню сайта
Категории раздела
(NEW) Укучыларым иҗаты [8]
Минем мәкаләләр [2]
Татар теленнән өстәмә материал [7]
Әдәбияттан өстәмә материаллар [5]
Тестлар [1]
Главная » Файлы » Минем мәкаләләр

Методик берләшмә эшчәнлеген оештыру
11.03.2010, 23:26
Быелгы уку елы башында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының традицион август киңәшмәсе "Сыйфатлы белем - Татарстан Республика -сының конкурентлыкка сәләтлелегенең нигезе” дигән исем астында үтте. Бе - лем бирүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, укытучыларның һөнәри, иҗади потенциалын үстерү, аларга үз белемнәрен камилләштерүгә шартлар тудыру идеясе ассызыкланды. Төп фикернең бер тармагы булып, мәктәпләрдә яшәп килүче фән укытучыларының методик берләшмә эшчәнлеге оештыру үзенчәлекләренә аеруча зур игътибар итәргә кирәклеге әйтелде. Мин үзем әлеге сорау буенча чыгыш ясап, үзебезнең мәктәп эшчәнлеге тәҗрибәсе белән таныштырдым. Эшчәнлек фән үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылырга тиеш, дип уйлыйм мин. Һәр укытучының үз эш тәҗрибәсе, үзенә генә хас эш алымнары бар. Шуңа күрә укытучы методик берләшмә эшчәнлегендә үз урынын табып, үз юлын күрә алса, берләшмә эшчәнлегенә уңай нәтиҗә биреп була. Әлбәттә, мәктәп җитәкчелеге моңа шартлар тудырырга тиеш. Безнең мәктәптә уку елы барышында республика, шәһәр, мәктәп күләмендәге семинарлар үткәрелә. Укытучыларга эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга һәм төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкинчелекләр ачыла. Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы – Россиядә гомуммилли приоритет булып тора. Бу турыда Россия Президенты Дмитрий Медведев та, ТР Президенты М.Ш. Шәймиев тә үзләренең чыгышларында әйтеп торалар. Аңындагы искергән, кереп урнашкан стереотиплардан котылырга, җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү - заман таләбе булып кала. Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, камилләштереп торырга кирәк. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртә алырдай укытучылар аеруча кирәк. Ләкин мөгаллимне мәҗбүр иттерү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә укытучыларның методик берләшмәсе зур этәргеч булып тора. Методик берләшмә эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештыру - укытучыларга яңа технологияләр, укыту – методик әсбаплар арасында үз юлын табарга ярдәм итә. Укытучыларның методберләшмәсе – ул мәктәп эшчәнлегенең бер тармагы, укытучыларның традицион оешмасы. Һәрбер методик берләшмә укыту процессын методик яктан тулыландырып торучы звено. Методик берләшмә – технологияләрне, метод һәм ысулларны, эш алымнарын үзара карап өйрәнүче орган. Хәзерге вакытта мәктәптә методберләшмә җитәкчесе: - ул рәсми булмаган лидер; - төп методик эшләрнең башлап йөрүчесе; - алдынгы идеяләрне тәкъдим итүче; - белгечләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы.

Методберләшмә җитәкчесенең төп эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1.Анализ ясау (методберләшмә планы, татар теле һәм әдәбият укытуның торышы һәм сыйфаты; укытучының һөнәри компетентлыгы; укыту – тәрбия процессына тәэсир итүче карашлар).

2.Планлаштыру (методберләшмә эшчәнлеге; педагогик укулар; тәҗрибә уртаклашу; үзара контроль; класстан тыш милли чаралар; бәйгеләр; бәйрәмнәр).

3.Оештыру (методберләшмә утырышлары, иҗади отчетлар, үзара дәресләргә йөрү, семинарлар).

Шушы әйтелгәннәрдән күренгәнчә, иң беренче эш - анализлау, диагностика, мониторинг уздыру. Моның өчен һәрбер укытучының үзенең "Эш папкасы” булдырыла. Бу эшне һәрбер укытучы башкара. Папкага укытучының иҗади үсеш күрсәткечләре тутырыла:

1.Укытучының фамилиясе, исеме, атасының исеме.

2.Вазыйфасы.

3.Педагогик стажы.

4.Белеме, белгечлеге.

5.Соңгы аттестация елы.

6.Күрсәткечләр динамикасы (укыту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген таблицалар, графиклар ярдәмендә яктырту).

7.Һөнәри остаклыкны күтәрү буенча эшчәнлек:

-квалификация күтәрү курслары;

-үзеңнең белемеңне күтәрү буенча эшчәнлек;

-эш тәҗрибәсе буенча чыгышлар; -ачык дәресләр;

-ачык чаралар; -иҗади группалардагы эшчәнлек;

-шәһәр,район мәктәп күләмендәге эшчәнлек;

-бүләкләр, мактау кәгазьләре, грамоталар.

Шушы "Эш папкасы”ндагы мәгълүматлар аша методик берләшмә җитәкчесе уку – укыту эшчәнлегенә анализ ясый ала, нәтиҗәләр һәм уңышларны билгели, проблемалар ачыклана. Киләсе уку елына бурычлар куела, эш планы төзелә.

Методик берләшмә эшчәнлеген планлаштыруда түбәндәгеләр исәпкә алына:

1.Узган уку елында методберләшмә оештырган эшчәнлеккә чагыштырмача анализ.

2.Педагогик кадрларга харатеристика.

3.Мәктәпнең методик темасыннан чыгып, предметка яраклаштырылган методберләшмә эшчәнлегенең темасы.

4.Яңа уку елына бурычлар.

5.Укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча перспектив план.

6.Үзара дәресләргә йөрү графигы.

7.Методик берләшмә утырышлары.

8.Методик берләшмә утырышы арасындага эшчәнлек ( планда ачык чагыла).

Методик берләшмә эшчәнлеген шушы план үрнәгендә оештырырга мөмкин. Әлбәттә, бу план уку елы барышында тулыландырыла ала, ниндидер төзәтмәмләр дә кертелергә, үзгәртелергә дә мөмкин.

Методберләшмә җитәкчесенең эш кәгазьләре:

1.Методик берләшмәнең эш планы.

2.Укытучылар исемлеге.

3. Методик берләшмә утырышы беркетмәләре.

4. Методик берләшмә утырышы арасындагы эшләр.

Һәрбер утырышның беркетмәсе алып барыла.Ул түбәндәге калып буенча языла. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының беркетмәсе Дата. № ___ Методик берләшмә җитәкчесе – Ф.И.О. Сәркәтип – Ф.И.О. Утырышта катнашты: ... кеше (исемлек бирелә).

Көн тәртибе: 1. 2. 3. 4.

Һәрбер көн тәртибе буенча, чыгышлардан соң карар кабул ителә, җаваплы кеше, үтәлү вакыты күрсәтелә. ”Төрлесеннән” диелгән көн тәртибе буенча карар кабул ителмәскә дә мөмкин.

Сәркәтип:(имза).

Методик берләшмә эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге түбәндәгеләргә бәйле, дип уйлыйм: - методберләшмә җитәкчесенең даими кеше булуы;

- еллык эшчәнлекне төгәл һәм максатчан планлаштыру;

- укытучыларның вакытында квалификацион курсларда белем алуы, һөнәри үсешкә омтылуы, кызыксынуы;

- яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларның эшчәнлеген бәяләү;

- педагогик тәҗрибә турында мәгълүмат туплау;

- һөнәри уңышларны системалы рәвештә популярлаштыру.
Категория: Минем мәкаләләр | Добавил: Энҗе
Просмотров: 13298 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 2.9/10
Всего комментариев: 0
Вход на сайт

Copyright MyCorp © 2024