**
"Акыллылар тауга менми -
Тауны әйләнеп үтә..."
Һәр каршылыктан курыксаң,
Алда сине ни көтә
(Гыймран
Сафин)
**
Табигать ул үзен яклый алмый,
Үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала,
Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.
(Фәрис
Яруллин)
**
Чакый-чакый,
Борып сыга-сыга
Киптерә дә
Салып бәләкли
Каралта да юа, тормыш шулай
Сынап тора рухи халәтне.
(М. Әгъләмов)
**
Якутлар табылатыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмыйдыр якут берлән.
(Г.
Кандалый)
**
Хәтер кирәк, үткәннәрне күрер өчен,
Бүгенгене белер өчен!
Хәтер кирәк чын-ялганны аерыр өчен,
Үткәннәргә ныклап басып,
Бүгенгене
Хыялдагы киләчәккә туры алып барыр өчен!
(Р.
Фәйзуллин)
**
Без-Кояштан, Кояш яктысыннан,
Кояш нуры сеңгән каннарга,-
Шуңа кайнардыр без, кызурактыр...
Яктылыктан тора җаннар да.
(Х. Әюп)
|